Изге Болгар җыены булып үтте

21нче майда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү уңаеннан һәр елдагыча Шәһре Болгарда зурлап Изге Болгар җыены үткәрелде. Быелгы чара “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2023 ХIV Халыкара икътисади форумы мәдәни программасының кульминациясе булды.

Болгар җыенында Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе төбәкләреннән делегатлар, Россия мөфтиятләре, дини оешмалары, якын һәм ерак чит илләр, Россиянең һәм мөселман дөньясының төрле почмакларыннан мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

Истәлек билгесе каршындагы мәйданда узган рәсми ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, шулай ук башка күренекле мөселман дин эшлеклеләре катнашты. Җыенның шәрәфле кунаклары арасында шулай ук РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин һәм башкалар бар иде.

Быелгы чараның үзенчәлеге булып Дагыстаннан кайткан ядкәрләр – сөекле Пәйгамбәребез ﷺ һәм аның сәхабәләренең шәхси әйберләре күргәзмәсе торды. Татарстан Рәисе үзенең чыгышында Дагыстан кардәшләргә, аеруча Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Татарстанга Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләрен җибәргзне өчен рәхмәтен белдерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Halal lifestyle системасын үстерүгә игътибар юнәлтте һәм Татарстанда балалар бакчаларыннан алып җәмәгать туклануы челтәрләренә кадәр барлык кирәкле мөселман инструктурасы булдырылуын билгеләп үтте.

Чараның кульминациясе булып борынгы Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы уку булды. Дин кардәшләребез Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә ияреп намаз укыды.

Болгар җирендә җыен уңаеннан бай мәдәни программа тәкъдим ителде. Шулай ук көн дәвамында РИИ, КИУ вәкилләре абитуриентларга кабул итү кампаниясе турында консультацияләр бирде, укыту программалары, укырга керү шартлары турында сөйләде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре намаз уку кагыйдәләренә багышланган дәресләр, хатын-кызларга яулык бәйләү һәм ир-атларга чалмалар чалу буенча мастер-класслар үткәрелде. Моннан тыш, Изге Болгар җыены узган тарихи урында Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты, “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлеге тәкъдим ителгән күргәзмәләр оештырылды.

Болгар җыенын оештыру эшләренә Татарстан мөфтияте волонтерлары, РИИ һәм КИУ шәкертләре һәм мөгаллимнәре дә җәлеп ителде. Барлыгы Нәзарәттән 40 волонтер, өстәмә рәвештә РИИ һәм КИУдан 18 егет һәм 18 кызга кунакларны каршы алу, катнашучыларга юл күрсәтү, намазларны оештыруда ярдәм итү, өлкән кешеләргә, инвалидларга ихтирам күрсәтү һәм булышу вазифалары йөкләнде.

Белешмә: Изге Болгар җыены Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә 1989нче елдан Идел буе Болгар бабаларыбыз тарафыннан 922нче елда дәүләт дине сыйфатында Ислам динен кабул итү көне уңаеннан үткәрелә. Изге Болгар җыены ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күпсанлы мөселманнарны җәлеп итә.

Текст һәм фотолар ТР МДН сайтыннан алынды.

Изге Болгар җыенында катнашкан Яр Чаллы шәһәре вәкилләре фотолары.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *