Мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәм

Чаллы мөхтәсибәте махсус хәрби операция өчен мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Шушы көннәрдә мөхтәсибәт тарафыннан Россия ата аналар комитетлары һәм җәмгыятьләре ассоциациясе иҗтимагый оешмасының Чаллы филиалына 6 коробкага тупланган 72 банка итле ботка белән 144 банка тушенка һәм ТҖ МДН тарафыннан әзерләнгән дога китаплары тапшырылды. Алар барсы да махсус хәрби операция җирлегенә озатылды.

Шушы яхшы гамәлгә кушылып, Татарстаннан мобилизацияләнгән кешеләргә җылы киемнәр, медикаментлар, хәләл коры паек, тушенка һәм аптечка белән ярдәм күрсәтергә теләүчеләр әйберләрен “Нур-Ихлас” мәчетенә китерә алалар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *