Чаллы имамнары яңа төзелүче “Чаллы Яр” мәчете нигезендә өйлә намазы укыдылар.

Изге Рамазан ае алдыннан Чаллыда 15 нче  мөселман гыйбадәтханәсе – “Чаллы Яр” мәхәлләсе мәчете төзелә башлады.  Ул Казан-Уфа трассасының Орлов боҗрасы районында үсеп чыгачак һәм башлыча мөсафирларга хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук биредә рәттән  “Притяжение» бистәсе дә урнашкан. Мәхәллә имам-хатыйбы белдерүенчә, ошбу гыйбадәтханә 210 кешегә исәпләнелгән, аның 21метрлы манарасы юлчыларны ерактан ук үзенә дәшеп торачак. Мәчет бинасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары, уку классы, имам, мөгаллим өчен эш бүлмәләре, иркен тәһарәтханәләр булдыру каралган. Ә территориядә хәләл кафе төзү ният ителә.  

  6 июньдә Чаллы имамнары имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла җитәкчелегендә “Чаллы Яр” мәчете төзелеше белән таныштылар. Аның барышында мәчетнең уңышлы төзелүен теләп Коръән укылды, дога кылынды. Имамнар өйлә намазын да биредә укыдылар.

  Соңыннан  Ураза гаетенә әзерлек, мәчетләр каршында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча зур булмаган киңәшмә үтте.

  Рәсемнәрдә: “Чаллы Яр” мәчете төзелеше белән танышу чарасыннан күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *