Яшьләр Алабуга шәһәренә велосипедларда сәяхәт кылды
24-25 сентябрь көннәрендә Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге активы “Экстремизмга юк” айлыгы кысаларында велосипедларда Алабуга шәһәренә сәяхәт кылды. Яшьләр иртәнге якта шәһәребезнең “Нур-Ихлас” мәчетендә җыелышып Алабуга каласына юл тотты. Анда алар Ислам диненә бәйле истәлекле урыннарны зиярәт иттеләр һәм кыр шартларында велосипедны ремонтлау ысулларын өйрәнделәр. Велойөгерештә катнашучылар әлеге бәйгедән кәнагәть калдылар.