Мөселманнар арасында волейбол турниры узды

13 апрель көнне шәһәребезнең 11нче Олимпия резервы спорт мәктәбендә Яр Чаллы мөхтәсибәте кубогына мөселман яшьләре арасында волейбол турниры узды. Турнирда Алабуга, Яңа Чишмә, Черемшән, Ямырза, Уфа, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәр һәм авылларыннан 7 команда составында 56 кеше катнашты. Чара Коръән уку һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәтнең спортчыларны котлавы белән башланды. Шулай ук турнир ачылышында спорт мәктәбе директоры Комарова Светлана Александр кызы һәм Чаллы шәһәре спорт идарәсе вәкиле Фәйзуллина Зөһрә Дамир кызы да чыгыш ясадылар. “Турнир яхшы гына, җәрәхәтләрсез һәм югары дәрәҗәдә узды.  Спортчылар да әзерләнеп килгәннәр иде. Барысы да ярыштан бик кәнагәть калдылар.” – диде Алабуга командасы уенчысы Рәис Гимазутдинов. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Алабуга командасы яулады һәм кубокка лаек булды. Икенче, өченче һәм дуртенче урыннары Яңа Чишмә, Уфа һәм Чаллы командалары бүлеште. Чара ахырында барлык җиңүче команда спортчыларына дипломнар, ә калган уенчыларга сертификатлар тапшырылды.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *