Мөселман яшьләре бүлеге җыелышы

“Утыз Имәни” мәчетендә 14 апрель көнне Чаллы мөхтәсибәтенең мөселман яшьләре белән эшләү бүлеге вәкилләре җыелышы булып узды. Мәҗлесне мөхтәсибәтнең мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе урынбасары Руфат Насретдинов алып барды. Җыелышның беренче өлешендә узган елга нәтиҗә ясалды һәм 2019 елга планнар корылды. Руфат Анварджон улы: “2018 ел эчендә Чаллы шәһәре мөселман яшьләре футбол, волейбол, баскетбол турнирларында, велойөгерешләрдә, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә актив катнаштылар. Бу елны да шул темпны сакларга кирәк” – диде, һәм мәчет вәкилләрен 2019 елны Ураза бәйрәмен шәһәр күләмендә уздыру планы белән таныштырды. Шулай ук яшьләр белән яктив эш алыр баручы мәчетләр (Әбүзәр, Тәүбә, Нур-Ихлас) ачыкланды. Мәҗлеснең икенче яртысында мөселман яшьләре берлеге эшчәнлеге өчен мәчет вәкилләре тәкъдимнәре белән танышу булды. Алар әйтүенчә яшьләр белән иҗади юнәлештә дә эш алып бару мөһим, чөнки барлык кеше дә спорт белән кызыксынмый. “ГЭС мәхәлләсе мәчете” вәкиле Алмаз хәзрәт яшьләр арасында ислам темаларына шигырь, ә “Утыз Имәни” мәчете вәкиле исламча видеороликлар конкурслары уздырырга тәкъдим иттеләр. Мәҗлес азагында иҗади юнәлеш буенча эшче төркемнәр билгеләнде һәм дога кылынды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *