Мөселман яшьләре велойөгерештә катнашты

22 сентябрь көнне Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге “Ислам тынычлык дине” дип аталган тема астында велойөгереш үткәрде. Ул ике өлешкә бүленде: яшьләр иртәнге 9:30 сәгатьтә “SanDale” пляжында җыелышып “Прибрежный” паркы аша “Нур-Ихлас” мәчетенә велосипедларда бардылар һәм өйлә намазыннан соң мәчет ишегалдында “Фигурное катание”, “Велотриал” һәм “Bunny hop” ярышларында көч сынаштылар. Ярышларда беречне урыннарны яулаучыларга дипломанр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Велойөгерештә катнашучылар әлеге бәйгедән кәнагәть калдылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *