Яр Чаллы шәһәрендә 1100 еллык кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча XIII Россиякүләм турниры узды

Бүген, шәгъбән аеның 23нче көнендә (26нчы мартта), Чаллының “Витязь” спорт комплексында мөселман яшьләре арасында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Бөтенроссия турниры үтте. Быелгы бәйге Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның көрәш федерацияләре һәм Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды.
Спортчылар сигездән тугызга кадәр, теркәлү узып, үлчәнделәр һәм намаз тәртипләрен белү буенча тест үттеләр. Сәгать унда күпләгән кунаклар катнашында чараның рәсми ачылышы узды. Катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан Республикасы “Татарча көрәш” федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Татарстан районнарыннан килгән имам-мөхтәсибләр, Чаллы имамнары һ.б. сәламләде.
Бәйге традицион рәвештә Аллаһының сүзе булган Коръәни-Кәрим аятьләре уку белән башланды. Чаллы шәһәренең «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы, Чаллы мөхтәсибәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов Коръән укыды һәм дога кылды.
– Татар халкында көрәш ислам дине кабул ителгәнче үк булган, борынгы бабаларыбыз Сабантуйларда көч сынаша торган булганнар. Татар көрәше ислам килгәч тагын да үскән, популярлык казанган. Татар көрәше ул – безнең милләтебезнең йөзек кашы. Һәрбер милләтнең, шул исәптән татарның да үзенең көрәше бар. Бүгенге көндә дә көрәш актуальлеген югалтмый, моннан 20-30 ел элек көрәшүчеләр кимегән иде, хәзер менә күтәрелеш күзәтелә. Чөнки көрәшкә әһәмият бирүчеләр бар, без дә – Чаллы мөхтәсибәте – көрәшкә зур игътибар бирәбез – мөселман егетләре таза, сау-сәламәт булырга тиешләр. Көрәш ул кыюлык, батырлык, ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияли, моның өчен күнегүләргә йөрергә, даими шөгыльләнергә кирәк. Без намаз укучы егетләрне көрәшкә тартырга тырышабыз, алар көчле, куәтле, җитез булырга тиешләр. Чөнки мөселман кешесе үзенең йортын, гаиләсен, илен саклау өчен җаваплы. Без әлеге ярыш белән ислам динендә көрәшкә һәм башка спорт төрләренә урын булуын күрсәтергә тырышабыз. Чаллы мөхтәсибәте мөселман яшьләре арасында күп төрле турнирлар үткәреп килә. Кул көрәше белән милли көрәшнең бергә булуы – милләтебездә аерылгысыз, – дип билгеләп үтте Чаллы шәһәре мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин. Ул, быел 13нче тапкыр әлеге турнирны оештыручы буларак, кул көрәше белән милли көрәшне бергә үткәрүнең уңай якларын санап үтте: “Алар икесе дә безнең милләттә аерылгысыз булганнар, беренче елларны көрәшкә килүчеләр азрак иде. Кул көрәше белән бергә үткәрүебез сәбәпле турнирның дәрәҗәсе күтәрелде, сыйфаты яхшырды, чөнки алар икесе дә көч таләп итүче спорт төрләре”, – дип ассызыклады ул.
Турнирның ачылыш тантанасында спортчыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Нәзарәтнең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. Ул барлык җыелган халыкны якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләде һәм ярышны оештыручыларга, аерым алганда Әлфәс хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Урын алмаучылар, хаҗга юлламаны ота алмаучылар күңелләрен төшермәсеннәр, иң мөһиме – катнашу. Әлеге чара динебезне куәтләүдә, намаз укучыларның санын арттыруда сәбәпче булса иде. Безнең яшьләребез Балтачтан тикле килеп әлеге турнирда ел саен катнашалар. Әйтергә кирәк, яшьләребезне спортка җәлеп итү буенча татарча көрәшнең әһәмияте бик зур. Башка ярышлардан аермалы буларак, бары намаз уку тәртипләрен белгән көрәшчеләр генә кертелә. Бу – яшьләрне һәм спортчыларны дингә тарту буенча бик зур эш булып тора”, – дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт.
Әлеге спорт ярышларын үткәрүнең төп бурычлары булып – милли көрәшне һәм кул көрәшен, актив тормыш рәвеше алып бару, яшьләрдә чыдамлык һәм түземлелек тәрбияләү максатыннан, мөселман яшьләре арасында популярлаштыру, спортчыларда дуслык, кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту тора.
Көрәшчеләр 20ләп төбәктән килде, хәтта Төрекмәнстаннан, Башкортстан, Чувашия, Ингушетия, Дагыстан республикаларыннан, Самара, Оренбург өлкәләреннән вәкилләр бар иде.
Һәр үлчәү категориясе буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар үзләренә тиеш булган кыйммәтле бүләкләрен, грамота һәм медальләр алды. Шуннан соң үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны алучылар чыгып, хаҗга юлламага җирәбә уйнатуда катнашты. Җирәбәдә кул көрәшендә һәм татар милли көрәшендә җиңүчеләр катнашты. Хаҗга юллама белән кул көрәшендә 65 кг үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Түбән Кама шәһәре егете – 18 яшьлек Шамил Хәкимов лаек булды. Ул хәзерге вакытта Е.Н.Королёв исемендәге Түбән Кама политехник колледжында III курста белем ала, кул көрәше белән 10 елга якын шөгыльләнә.
Ә менә көрәшкә бәя биргән хөкемдарларның карары белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына Әлмәт командасы лаек булды. Икенче һәм өченче урынны алган командаларга дипломнар тапшырылды. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге 1100 еллык кубогы да, башка еллардагы кебек үк, күчмә түгел, ул зур истәлек булып Әлмәт командасында калачак.
Шунысын әйтергә кирәк, кул көрәшендә барлыгы 30 кеше катнашты. Алар Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Уфа шәһәрләреннән, Саба, Арча, Балтач, Яңа чишмә, Мөслим районнарыннан һәм Ингушетиядән килде.
Җиңүчеләр һәм призерлар түбәндә:
65 кг:
I урын – Шамил Хәкимов (Түбән Кама);
II урын – Раиф Яруллин (Зәй);
III урын – Руслан Хәмидуллин (Чаллы).

85 кг:
I урын – Азат Җәләев (Түбән Кама);
II урын – Ильяс Габдерәфиков (Чаллы);
III урын – Илфир Гәрәев (Саба).

85 кг-нан югары:
I урын – Фәнис Нурхәмитов (Чаллы);
II урын – Илдар Сәхипов (Уфа);
III урын – Фәнис Мөхәммәтшин (Арча).

Татар көрәшендә 50-тән артык көрәшче бил алышты. Алар Татарстанның Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән, Арча, Саба, Чирмешән, Зәй, Яңа чишмә, Кукмара, Теләче, Тукай, Балтач районнарыннан, Россиянең Башкортстан, Чувашия, Ингушетия, Дагыстан республикаларыннан, Оренбург, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Төрекмәнстаннан килде.
Җиңүчеләр һәм призерлар түбәндә:
65 кг:
I урын – Рүзил Ганиев (Әлмәт);
II урын – Азат Кашапов (Зәй);
III урын – Илвир Хәмидуллин (Түбән Кама).

75 кг:
I урын – Илназ Рамазанов (Тукай);
II урын – Айназ Тимеров (Чаллы);
III урын – Рафаэль Билданов (Әлмәт).

85 кг:
I урын – Марат Кәримов (Әлмәт);
II урын – Данил Хәйриев (Чаллы);
III урын – Давыт Гыйззәтуллин (Чаллы).

95 кг:
I урын – Айрат Сәмигуллин (Әлмәт);
II урын – Айгиз Зәйнетдинов (Башкортстан);
III урын – Руслан Хәмидуллин (Зәй).

105 кг:
I урын – Айвар Билалов (Әлмәт);
II урын – Ранил Сафиуллин (Балтач);
III урын – Усман Аймасов (Балтач).

105 кг-нан югары:
I урын – Валерий Рәфиков (Оренбург);
II урын – Фәрхәт Фәйзуллин (Саба);
III урын – Фәнил Минһаҗев (Әлмәт).

« из 2 »

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *