“Аллаһ исемнәре минем йөрәгемдә” бәйгесе финалы

Яр – Чаллы мөхтәсибәте, Чаллы Яр мәчете Идел буе Болгар илендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан “Аллаһ исемнәре минем йөрәгемдә” бәйгесен оештырды. Бәйге барысы өч турдан оештырылды, һәр турда балалар Аллаһ Тәгаләнең 33 исемен мәгънәсе белән яттан һәм язмача белүләрен курсәттеләр.
27 нче март, якшәмбе, балалар Чаллы Яр мәчетенә бәйге финалына җыелдылар. Рамазан хәзрәт Идрисов балалардан телдән һәм язмача имтихан кабул итте, нәтиҗәләр ясады, вәгазь сөйләде. Илдар хәзрәт Зияров балаларны һәм әниләрне котлады, бүләкләр тапшырды. Аллаһ Тәгаләнең 99 исемен мәгънәсе белән 20 бала ятлады, һәр бала бүләккә диплом һәм фотовидео төшерергә мөмкинлеге булган квадрокоптер алды. Бәйге бәйрәм өстәле белән тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *