“Туфан” мәчетендә мәүлид ае хөрмәтенә мәҗлес

14 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең “Туфан” мәчетендә мәүлид аена багышланган аш мәҗлесе булып үтте. Ул өйлә намазыннан соң башланып икенде намазы алдыннан тәмамланды. Мәҗлес барышында шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин килгән кунакларга Мөхәммәд пәйгамбәргә (салаллаһү галәйһи вәсәлләм) карата мәхәббәт һәм Мәүлид ае хөрмәтенә уздырылган чараларның динебезне ныгытуга керткән файдасы турында сөйләп үтте. Соңырак мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин әлеге чараны әзерләргә булышкан кешеләргә үзенең рәхмәтләрен белдерде. Мәҗлес Коръән укып дога кылу белән тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *