“Нәселемне Дингә чакырам” проектына нәтиҗә ясалды

Алллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте белән Җәмигъ мәчетендә 12нче ноябрь көнне бик күркәм мәҗлес узды. “Нәселемне Дингә чакырам” дигән зур проектка нәтиҗә ясалды. Мәҗлестә мөхтәсибәтнең укыту һәм дәгъват бүлеге җитәкчесе Илдар хәзрәт, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәт, Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт һәм мәчет активы катнашты. Иң зур нәтиҗәләргә ирешкәннәргә бүләкләр тапшырылды, вәгазләр сөйләнде. Чара бик күңелле рәвештә үтте. Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылабыз!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *