Мәчетләрдә балалар өчен дини тәрбия яллары

Һәр елны Чаллы шәһәре мәчетләрендә балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү яллары үткәрелә. Бу елның җәйге айлары да әлеге чараларга бай. “Хәзинә” мөселман балалары клубында июньнән август ае ахырына хәтле төрле яшьтәге балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары уздырыла. Хәзерге вакытта анда 5-7 яшьлек кыз балалар “Бәләкәч” дип аталган аланда ял итәләр. Алан барышында балалар Ислам дине нигезләре белән таныша, мастер класслар үтә, паркларга ялга һәм экскурсияләргә чыгалар. 1-12 июль көннәрендә “Әбүзәр” мәчетендә 7-15 яшькә чаклы 40 кыз бала өчен рухи-сәламәтләндерү курслары булып узды. Әлеге чара барышында балалар Коръән дәресләренә йөрделәр, бассейнда һәм зоопаркта булдылар. Ә “Тәүбә” мәчетендә 8-16 яшьлек ир балалар өчен Коръән уку курслары үткәрелә. Ул 8 июльдә башланды һәм 2 августка хәтле дәвам итәчәк. Шимбә, якшәмбе көннәре ял. Әлеге курслар дәвамында балаларны хәләл ашату һәм ике тапкыр табигатькә походка алып чыгу каралган. Шулай ук “Ихлас” мәчете каршында да 8 июльдән 14 июльгә кадәр рухи-сәламәтләндерү курслары булып узды. Атна дәвамында балалар өчен дин һәм Коръән дәресләре, иртәнге зарядкалар, күңелле уеннар, тәмле төшке ашлар, туризм буенча мавыктыргыч һәм файдалы мастер класслар, табигатьтә уеннар оештырылды. Курсларда катнашучыларның һәркайсына Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фотоларда “Әбүзәр” мәчетендә, “Хәзинә” мөселман балалары клубында кыз балалар һәм “Ихлас” мәчетендә ир балалар өчен оештырылган дини тәрбия ялларыннан күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *