Ислам югары уку йотлары

Мөслим һәм Әт-Тирмизи җыентыкларында: «Аллаһы Тәгаләнең Илчесе салләлаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем гыйлем алу максаты белән өеннән чыгып китсә, шуңа Аллаһы Тәгалә Җәннәткә юлны җиңеләйтер», – дип хәдис китерелә.

Ислам динендә гыйлемгә бик зур игътибар бирелә. Коръән-Кәрим аятьләрендә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү галәйһи вә сәлләмнен хәдис-шәрифләрендә дә гыйлем алырга тиешлеге хакында турыдан-туры әйтелә. Пәйгамбәребез салләлаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: «Гыйлем алу – һәрбер мөэмин-мөселман өчен фарыз», – диде.

Белемгә омтылучы, белемне яратучы булырга тиешбез. Наданлыкны хуплыйбыз икән – һәлак булабыз. Чөнки гыйлем һәр нәрсәнең нигезендә тора. Адәм баласы ана карыныннан бер ягыннан икенче ягына да әйләнеп  ята алмый торган бер җан иясе булып дөньяга килә. Һәм шул мизгелдән үк өйрәнә башлый. Рәсүл Әкрам салләлаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: «Бишектән алып ләхеткәчә белем алыгыз».

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, бүген безнең белем алу өчен мөмкинлекләребез зур. Мәчетләр каршында дәресләр оештырыла, мәдрәсәләр эшли, дини профессиягә өйрәтүче уку йортларыбыз бар. Шундый уку йортларының берсе булып Чаллы шәһәрендә урнашкан “Ак мәчет” мәдрәсәсе санала. Мәдрәсәдә көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләре эшли. Укучылар өчен бөтен шартлар да булдырылган: тулай торак, җылы уку класслары, тәхәрәтханәләр, ашханә, китапханә, актлар залы, спортзал бар.

Көндезге бүлеккә 9-11 класс белемле 25 яшькә кадәр булган егетләр кабул ителә. 9, 10 класс белем белән килүчеләргә урта белем алу мөмкинлеге дә бар. Уку срогы – 3 ел. Укулар 1нче сентябрьдән башлана.

Кичке бүлеккә төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Укулар аерым төркемнәрдә алып барыла. Ир-атлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә кичтән 18:00 дән 21:30 га кадәр, хатын-кызлар шимбә һәм якшәмбе көннәрне 8:00 дән 15:30 га кадәр укыйлар. Уку срогы – 4 ел. Укулар 1 октябрьдән башлана.

Читтән торып уку бүлегендә уку срогы 4 ел. Кабул итү (установочная) сессиясе: ир-атлар өчен октябрьнең 1-нче дүшәмбесеннән, хатын-кызлар өчен октябрьнең 2-нче дүшәмбесеннән 1 атна дәвамында. Кышкы сессия: ир-атлар өчен 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадэр, хатын-кызлар өчен 1 январьдан 10 январьга кадәр. Җәйге сессия: ир-атлар өчен 20 майдан 31 майга кадәр, хатын-кызлар өчен 1 июньнән 10 июньгә кадәр.

Адресы: Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 2/14. Телефон: 8 (8552) 38-67-02.

Шулай ук исламча һәм дөньяви профессиональ белем бирү өлкәсендә Рәсәй ислам институты һәм Казан ислам университетлары эшләп килә. Рәсәй ислам институтында бакалавриат программасы буенча «Теология», «Лингвистика», «Журналистика» юнәлешләренә, шулай ук магистратура программасы буенча «Теология» һәм «Лингвистика» юнәлешләренә документлар кабул ителә. Укыту көндезге һәм читтән торып алып барыла.

Гариза биргәндә паспортның күчермәсе, 3×4-8 шт. фотография, мәгариф турындагы документ, БДИ нәтиҗәләре булырга тиеш. Документлар 5 августка кадәр кабул ителә. Керү имтиханнары 7-10 августта узачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия ислам институты дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирә. Шулай ук РИИ студентлары уку вакытына армиядән кичектерү ала.

Ә Казан ислам университетында документлар “Ислам фәне” һәм “Коръән фәне” юнәлешендәге “Дини оешмалар хезмәтчеләре һәм дини персонал әзерләү” юнәлеше буенча кабул ителә. Укыту көндезге, көндезге-читтән торып (кичке) һәм читтән торып уку формалары буенча алып барыла.

Гариза биргәндә үзең белән паспортның күчермәсе, фотография 3×4 – 8 данә, белем алу турындагы документ булырга тиеш. Документлар 5 августка кадәр кабул ителә. Керү имтиханнары 7-10 августта узачак.

Укырга керү турында тулырак мәгълүматны РИИ һәм КИУ рәсми сайтларында «абитуриентлар» өстәмә битендә, шулай ук кабул итү комиссиясе телефоны буенча алырга мөмкин: 8 (843) 251-01-55. Кабул итү комиссиясе адресы: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 йорт, каб. 209.

Ә магистратура һәм докторантура дәрәҗәсендә Ислам дине белеме алырга теләүчеләр өчен Болгар ислам академиясе бар. Анда “Ислам хокукы” Һәм “Ислам фикере һәм караш” юнәлешләре буенча белем алу каралган.

Магистратурага керү өчен:
– югары белем турындагы диплом булырга тиеш, (бакалавр) дөньяви яки дини югары уку йорты (Россия яки чит ил);
– сөйләм һәм грамматик гарәп телен белү;
Уку вакыты 3 ел.

Докторантурага керү өчен:
– югары белем турындагы диплом – дөньяви яки дини вуз магистры булу (Россия яки чит ил));
– югары белем турында диплом – дөньяви яки дини югары уку йорты белгече (Россия яки чит ил));
– сөйләм һәм грамматик гарәп телен белү;- булачак докторлык диссертациясе темасына эссе язарга һәм әңгәмә узарга.
Уку вакыты 2 ел.

Укырга керү турында тулырак мәгълүматны БИА рәсми сайтында, шулай ук кабул итү комиссиясе телефоны буенча алырга мөмкин: 8 (843) 590-34-98. Кабул итү комиссиясе адресы: Казан шәһәре, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *