Балалар өчен мәчетләрдә кышкы яллар узачак

Балаларның кышкы каникул вакытлары якынлашып килә. Шул уңайдан чаллы мәчетләрендә дә чаралар үткәрү исәпләнә. 1-6 гыйнвар көннәрендә “Ихлас” мәчетендә “Иман байлыгы” дип аталган ир балалар өчен кышкы яллар уздырылачак. Программада иман, Коръән, әхлакь дәресләре, шулай ук конкурслар һәм мастер-класслар көтелә. Балалар мәчеттә 9:00 дан алып 14:00 сәгатькә чаклы булачаклар. Белешмәләр өчен телефон: 8 917 923-60-72.

“Җәмиг” мәчетендә 2 нче гыйнвар көнне сәгать 9:00 да 6 сыйныфка кадәрге балалар өчен конкурслар, викториналар һәм уеннар оештыру исәпләнә. Җиңүчеләргә бүләкләр тарату каралган. Белешмәләр өчен телефон: 8 953 496-11-04.

27 декабрьдән 3 гыйнварга чаклы “Әбүзәр” мәчетендә ир балалар өчен Коръән ятлау буенча дәресләр узачак. Балалар мәчеттә 8:30 дан 14:30 сәгаткә чаклы булыр дип котелә. Дәресләргә барлыгы 11 бала йөриячәк. Язылу тәмам.

3 гыйнвар көнне “Ак мәчет” мәдрәсәсендә Коръән уку һәм аны яттан белү буенча 18 яше тулмаган балалар өчен ярыш уткәреләчәк. Чара вакытында балаларның 29 һәм 30 дҗүзләрне тәҗвид кагыйдләренә туры китереп укулары һәм ятан белүләре тикшереләчәк. 1,2 һәм 3 урын яулаучыларга кыймматле бүләкләр каралган. Чарага язылу 8:00 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 986 719-74-06, 8 960 084-94-75.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *