Мөселман яшьләре футбол турнирында катнаша
Узган атнаны “Гали Акыш” гимназиясе территориясендә футбол буенча блиц турнир булып узды. Катнашкан 7 команда арасыннан “Кәүсәр” командасы икенче урын алды. Шулай ук уенның “Иң яхшы саклаучысы” исеменә “Кәүсәр” командасы уенчысы Осипов Анатолий лаек булды.