Рамазан ае зур активлык белән башланып китте

Чаллы шәһәре мәчетләрендә Рамазан ае зур активлык белән башланып китте. Аларның барысында да көндезге вакытта Изге Коръән китабыннан көнгә бер җүз (20 бит) укыла, күп мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелә һәм, төннәр кыска булуга карамастан, кайберләрендә тәравих намазы вакытында Аллаһ китабына хәтем кылына.

Рамазан ае турында Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе болай ди: “Әлһәмдүлилләһ инде җәйгә чыгып киләбез. Җәй айларында ураза бик күпләр өчен сынау булды, кемнәрдер озын көннәрдән курыктылар. Шулай да Чаллыда елдан-ел ураза тотучылар саны артты, күбрәк кешеләр мәчеткә йөри башлады. Рамазан аеның беренче көненнән үк күренә, тәравих намазларында мәчет җомга намазындагы шикелле тулы булды. Ял көннәрендә әзрәк кими, чөнки авыл кешеләре бик күпләп авылларга кайтып китәләр. Тәравих намазлары һәр мәчеттә дә уздырыла, шулай ук көндез төрле вакытларда Коръән хәтем ителә, күпчелек мәчеттә ифтар мәҗлесләре оештырыла. Әгәр дә кеше чыннан да Аллаһны танып, Аның әмерен үтәп, Аллаһы ризалыгы өчен уразага керә икән, авырлыклар куркытмый. Чөнки Уразаның беренче көннәре – рәхмәт көннәре, кеше Аллаһның рәхмәтенә ирешә һәм җиңеллек белән тота. Әлбәттә бу кызу көннәрдә һәм кыска төннәрдә ураза тоту җиңел түгел. Күп ашап та булмый, күбрәк чәй һәм су эчелсә, җиңелрәк була. Зур, авыр эшләрдән тыелып торырга кирәк. Чөнки ураза ул тәнгә дә, җанга да авырлык китерергә тиеш түгел, ул ләззәт китерергә тиеш. Рамазан ае ул озын көнле булса да бик тиз үтеп китә. Шуңа күрә беренче ел ураза тотучыларга, һәм бу елны ураза тотмаучыларга икенче елга уразага керергә һәм Аллаһ Тәгаләнең вәгъдә иткән әҗерләренә ирешүләрен телим.”

Фотосурәтләрдә: “Утыз Имәни”, “Ихлас”, “Туфан”, “Нур-Ихлас” мәчетләреннән ифтар мәҗлесләре, тәравих намазлары һәм Коръән уку күренешләре.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *