Әбекәй-алтыным

Җылы сүз-җан азыгы диләр. Шул уңайдан бүген “Хәзинә” мөселман балалар клубы балалар белән берлектә “Әбекәй-алтыным” дип исемләнгән өлкәннәр көненә багышланган күңел ачу иртәсен билгеләп үтте. Балалар әбиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, үз куллары белән ясаган кул эшләрен hәм розалар буләк иттеләр. Бу очрашу өлкәннәрнең күңелләрендә бик матур истәлекләр калдырды, алар күңелләре белән яшьлек елларына кайтып килделәр. Моны эшләргә безгә татар халкынын “Чума үрдәк, чума каз” жырлы уены ярдәм итте. Ахырда сабыр, йомшак кунеллә әбиләребез үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балаларга якын булдылар, оныклары белән бергәләп табын янында Җомга кучтәнәчләре белән чәй эчтеләр. Яратыйк, хөрмәтлик без өлкәннәрне!

Алар турында кайгыртыйк! Янә Аллаhы Тәгалә әйтте:”Аллаh хөкем итте hәм әмер бирде, фәкать Аллаhыга гына гыйбадәт кылырга hәм ата-анага изгелек кылырга. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга “уф” та димә, hәм кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга hәрвакыт йомшак hәм мөлаем сүзләр сөйлә hәм аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй. Һәм әйт:”Я Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда hәм ахирәттә шәфкать кыл! “(Исра сурэсе, 23-24)

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *