Чаллы имаманарының чираттагы җыелышы

  24 апрельдә Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы булды. Ул гадәттәгечә “Нур-Ихлас” мәчетендә үткәрелде. Җыелыш башлыча Рамазан аена әзерлек мәсьәләсенә багышланды. Бу уңайдан төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли имамнарны казыйлар Шурасы утырышы карарлары белән таныштырды. Ошбу темага фикер алышканнан соң гомумшәһәр ифтары уздырырга, шәһәр проспектларын, мәчет яннарын  Рамазан аена багышланган баннерлар белән бизәргә, һәр мәчеттә Коръән хәтем кылуны оештырырга килешенде. Бу эшләрдә барлык мәчетләр дә катнашачак.

  Җыелышта шулай ук  мәчетләрдә эчке тәртипне ныгыту буенча фикер алышу булды, әңгәмәләрдә, вәгазьләрдә күбрәк әдәп-әхлак темаларын яктырту, мәчетләрдәге дини китаплар картотекасын төзү кирәклеге күрсәтелде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *