Чаллы имамнарының чираттагы җыелышында

15 мартта шәһәрнең “Нур-Ихлас” мәчетендә Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы булды. Ул Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашу һәм шул рәвешчә гражданлык хокукларын тормышка ашыру, балаларның 28 мартта шәһәрдә узачак республикакүләм бәйгесенә (23 ел рәтән уздырыла), мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше буенча 7 апрельдә Чаллыда узачак Берләштерелгән Х Республика ачык турнирына әзерлек барышын тикшерде. Алар буенча конкрет чаралар билгеләнде. Имамнар илнең алга табан үсешен тәэмин итүгә бәйле Президент сайлауларында актив катнашачакларын, моңа башка мөселманнарны да өндәячәкләрен, Россия Федерациясенең якты киләчәге өчен дога кылачакларын белдерделәр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *