Рамазан мәчетендә Мәүлид кичәсе

29 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең Рамазан мәчетендә мәулид көненә багышланган кичә узды. Чарада мәчет имам-хатыйбы Фәрхәд хәзрәт Гайфулин Мөхәммәд пәйгамбәребезгә багышланган Көръән аятләрен укыды, аның нинди матур әхлаклы булуы һәм бөтен мәхлүкъларның Аллах Тәгалә тарафыннан ни өчен ясалуы турында сөйләп китте. Вәгазьдән соң мөнәҗәтләр башкарылды, Көръән укып аш уздырылды. Ахырдан теләгән кунаклар тәсбих намазы укыдылар.

Рамазан Рамазан Рамазан

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *