Чаллыда Корбан гаетен бәйрәм итү

Чаллы шәһәре мәчетләрендә Корбан гаетен бәйрәм итү иртәнге 6 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башланды. Намаз заллары килгән халыкны сыйдырып бетерә алмау сәбәпле, аларның бер өлеше аны  ишек алларында  тыңлады. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин гает намазын  “Нур-Ихлас” мәчетендә укытты. Бәйрәм вәгазен тыңлаучылар арасында беренче рәттә шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, шәһәр эчке эшләр бүлеге башлыгы Надир Дамир улы Закиров та бар иде. Алар, шулай ук шәһәрнең Җәмигъ мәчете Попечительләр шурасы әгъзалары, мөхтәсибәттә Корбан гаете  хөрмәтенә үткәрелгән аш  мәҗлесендә катнаштылар. Аның  барышында шәһәр мөселманнары өчен актуаль булган мәсьәләләр, шул исәптән яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү,   Җәмигъ мәчете төзелеше барышы   буенча фикер алышынды.

Гает намазыннан соң килгән халык гает коймагыннан авыз итте. “Җәмигъ”, “Сөембикә”, “Чишмә”, “Ихлас” мәчетләрендә  халык пылау белән дә сыйланды. “Кәүсәр” мәчетендә икендедән соң мәчет картлары өчен корбан ашы оештырылды. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе “Әбүзәр” мәчетендә үткәрелде. Биредә мең ярым кешегә пылау пешерелде, балалар өчен төрле аттракционар эшләде.

Бәйрәм өч көн дәвам итәчәк. Якшәмбе көнне “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар өчен зур бәйрәм оештыру  ният ителә. Ә мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы гаетнең өченче көнендә мәчетләр аксакаллары өчен “Туфан” мәчетендә зур мәҗлес оештыра.

Гает намазына кадәр үк Үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгына (Чаллыда менә 7 ел корбан чалу бер генә урында башкарыла) сатуга 1764 сарык кертелде. Гает намазы тәмамлану белән мәйданчыкта корбан чалу башланды. Бу эш өч көн дәвамында барачак. Мохтаҗлар, церебраль авырулы балалар өчен корбан ите җыю оештырылган. Корбан чалучылар су, элеп тунау урыннары белән тәэмин ителгән, ветеринария контроле, ГИБДД, полиция посты эшли, мал калдыклары җыеп барыла, намаз бүлмәсе җиһазланган. Мал чалу һәм тунау хезмәте күрсәтелә.

Үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында корбан чалу барышы белән  шәһәр мэры Наил Гамбәр улы да танышты. Ул корбанлык сарыклары үстереп  алып килгән фермерларның берсе – Зәй районыннан Корбан Мурзагов белән әңгәмә корды,  мәйданчыкны камилләштерү, аның бер өлешен түбә астына алу, заманча биналар төзү кирәклеген искәртте, бу эшләрдә шәһәр җитәкчелеге ягыннан булышлык булачагына ышандырды.

 

   Рәсемнәрдә: “Нур-Ихлас” мәчетендә  бәйрәм вәгазен тыңлау – алдагы рәттә шәһәр мэры Наил Гамбәр улы һәм УВД башлыгы Надир Дамир улы; мөхтәсибәттә  Корбан гаетенә багышлап уздырылган аш мәҗлесеннән күренеш; корбан чалу мәйданчыгыннан күренешләр.

Чаллыда Корбан гаетен бәйрәм итү Чаллыда Корбан гаетен бәйрәм итү   Чаллыда Корбан гаетен бәйрәм итү Чаллыда Корбан гаетен бәйрәм итүЧаллыда Корбан гаетен бәйрәм итү Чаллыда Корбан гаетен бәйрәм итү Чаллыда Корбан гаетен бәйрәм итү

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *