Коръән хәтем кылабыз

Татарстандагы барча мәчетләрдәге кебек Чаллы шәһәренең “Ак мәчете”ндә дә якшәмбе укулары октябрь аенда башлана. Укучылар бик күп: 7 яшьтән 80 яшькә кадәр. Ул гына да түгел,  февральнең беренче якшәмбесендә өстәмә төстә яңа уку төркемнәре оештырыла. Мин үзем дә шушы мәчеттә якшәмбе мәктәбендә 15 ел дәресләр бирдем.

Минем башымда күптәннән уй йөри иде – мәчеттә Коръән хәтем кылу турында. Чөнки хаҗда булганда белдем: Мәккә шәһәрендә тәүлек буе ел дәвамында бертуктаусыз Коръән хәтем кылына. Шушы уй белән Коръән укучылар белән сөйләшеп мәчеттә Коръән хәтем кылырга булдык. Әлхәмделилләһи, 2016 елның октябрь аеннан бирле Коръән хәтем кылабыз. Бик теләп түбәндәге мөселманнар бу саваплы гамәлне үтиләр:

  1. Фазыл Ганиев
  2. Вазых Дәүләтгәрәев
  3. Флюр Галимуллин
  4. Мурат Шәмсиев
  5. Раил Рамазанов
  6. Динар Хәдиев
  7. Габдрахман Музафаров

Башка мәчетләр дә бу саваплы эшкә кушылсалар иманыбыз тагын да ныгыр, тормышыбыз исә иминлерәк, бәрәкәтлерәк  булыр иде.

                                                     Флюр Галимуллин 

       Рәсемдә: (сулдан уңга) Динар Хәдиев, Флюр Галимуллин, Фазыл Ганиев Коръән хәтем кылу вакытында.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *