Форум бүгенге көн сорауларына җавап бирде

14 февральдә Чаллының “Ак мәчете”ндә “Мөселман өммәте һәм бүгенге көн бурычлары” исеме астында мөселманнар форумы узды. Аның эшендә Кама аръягының 12 районыннан (Түбән Кама, Тукай, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Мамадыш, Зәй, Меделеевск, Алабуга) имам-мөхтәсибләр һәм имамнар катнашты. Форум кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу да булды.

Иң башта форум эшендә катнашучылар “Ак мәчет” мәдрәсәсендәге Татар Ислам мәгарифе музее белән таныштылар, шушы темага видеотапшыру карадылар. Аннары нәзарәтнең зәкәт, хаҗ, хәләл стандарты комитетлары эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирелде. Форумда катнашучыларны Чаллы мөхтәсибәте эшчәнлеге белән аның имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин таныштырды. Төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлинең чыгышы имамнарның бүгенге ролен күтәрүгә багышланды. Ә Түбән Кама районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үзләрендә дини мәрәсимнәрне үтәү буенча тупланган эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Форумда катнашучыларны баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов сәламләделәр. Мөфти Камил хәзрәтнең чыгышы мәзһәбебез кыйммәтләрен аңлатуга багышланды. Ул шулай ук форумда катнашучылар сорауларына җаваплар бирде. Сораулар дәваханәләргә, балалар учреждениеләренә хәләл тулану кертү, зәкәт тәләү, хаҗ кылу буенча уку әсваплары белән тәэмин итү, авыллар өчен кадрлар әзерләү, имамнарның белемен күтәрү хакында иде. Камил хәзрәт чыгышының ахырында эшчәнлекләре дин белән бәйләнгән бер төркем хезмәткәрләргә нәзарәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Мондый бүләккә Рамил Мәрван улы, шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рәфыйк улы Галиуллин, “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Габделмәлик хәзрәт Саттаров, шәһәрнең “Кәүсәр”, “Ихлас” мәчетләре имам-хатыйблары Фәрит хәзрәт Фатыйхов, Илназ хәзрәт Яхин лаек булдылар.

Форумда катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

Рәсемнәрдә: форумнан күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *