Күңел радиосында очрашу

18 сентябрь көнне “Күңел” радиосында Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Илдар хәзрәт Зияров һәм мөхтәсибәт каршындагы “Тәрбия” үзәге җитәкчесе Ләйсән ханым туры эфирда шәһәр халкы белән очрашу үткәрде. “Намаз уку – җиңел ул!” проектының башлануы, нинди максатлар куелуы, ничек тормышка ашырылуы турындагы сорауларга җаваплар бирелде. Халыкның намаз уку, гомумән Аллаһ дине белән, бу проект белән бик нык кызыксынуы күренде. Аллаһы Тәгалә бу проектны күмәкләшеп иң күркәм рәвештә тормышка ашырып чыгарга юлларын ачсын, Аның чакыруын ишетеп намаз уку дәресләренә килгән дин кардәшлеребезне Үзе зурласын, бу очрашуны оештырган “Күңел” радиосы коллективына бәрәкәтле эш насыйп итсен!
*Бүгенге көндә шәһәребезнең 7 мәчетендә һәм “Тәрбия” үзәгендә 250 дән артык кеше “Намаз уку – җиңел ул” курсларында укый башлады.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *