Белем алырга ашыгыгыз

Ислам динендә белем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлем туплау, белемле булып һәм шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиешле. Мөселман кешесенә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмыйбыз икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычны үтәмибез. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме – мөселман кешесе тигез күреп икесен дә өйрәнергә тиеш. Чөнки дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән һәм бер-берсен тулыландырып торалар. Аларны аерып карау һич дөрес түгел. Чөнки дөньяви гыйлемнәр дә Аллаһы Тәгалә куйган кануннарны өйрәтә. Физика, химия, биология, математика яки бүтән фәннәр – алар барысы да Аллаһның җир йөзенә урнаштырган кагыйдәләрен өйрәтә. Кеше нихәтле галимрәк булса, гыйлемне нихәтле күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһы Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була. Чөнки ул Аллаһы Тәгаләнең бу дөньяны нинди камил сурәттә яраткан икәнен аңлый. Анда бөтен нәрсә кануннарга буйсына, тәртипсез хәрәкәтләнүче бер генә нәрсә дә юк. Бөтенесенең эчендә бертөрле нигез ята. Бөтенесенең төзелеше охшаш, бер-берсенә бәйләнгән һәм берсе-берсеннән башка була алмый аның.

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай ди: “Әйт син аларга: “Белгән белән белмәгән бер булырмы?” (“Зүмәра” сүрәсе, 9 нчы аять); “Аллаһы Тәгалә сезнең арадан иманлыларның һәм гыйлем ияләренең  дәрәҗәсен арттырыр. Аллаһ бөтен кылган гамәлләрегезне белеп тора” (“Мүҗадәлә” сүрәсе, 11 нче аять).

Аллаһ Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән аяте белән безне белем алырга чакыра: “Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” – дип боера (“Галәк” сүрәсе, 1 нче аять).

Мөфәссирләр аңлатуынча, бу аятьтәге “Укы!” дигән сүз җирдәге һәм күктәге гаҗәеп матурлыкка, төрле мәхлукларга карап фикерлә, уйлан, белем ал дигәнне аңлата.

Өйрәтеп калдырган гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә гамәл дәфтәренә язылып барачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: “Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдәкатул-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдәка; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары” (Мөслим).

Башка бер хәдистә Аллаһның Рәсүле (с. г. в.) болай дигән: “Кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең гыйбадәт кылучы (белемсез) кешедән өстенлеге айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да һәм дирһәмне дә мирас итеп калдырмады, алар бары тик гыйлемне генә калдырды. Кем дә кем аны алса, үзенә җитәрлек дәрәҗәдә алган булыр” (Тирмизи).

Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Галимнең гыйбадәт кылучы (белемсез) кешедән өстенлеге минем сәхабәләремнең иң түбәненнән өстен булганы кебектер” (Тирмизи).

Бу хәдис гыйлем алуның нәфел намазларына караганда да өстенрәк һәм саваплырак икәнлеген күрсәтә.*

Хөрмәтле дин кардәшләребез, Чаллы шәһәре мәчетләрендә октябрь аеның беренче ял көннәреннән дини белем бирү дәресләре башланып китте. Барчагызны да әлеге дәресләргә Ислам диненә кагылышлы белемегезне арттырырга чакырабыз. Мәчетләрдә билгеләнгән дәресләр графигы белән язма астында бирелгән телефоннар аркылы белешә аласыз.

Мәчет Адрес
1 “Нур-Ихлас”

56-85-58

Чулман проспекты, 108/5 (48/09)
2 “Ак мәчет”

38-86-33

Энтузиастлар бульвары, 12 (2/14)
3 “Ихлас”

70-68-48

Сидоровка бистәсе, Гвардейская урамы, 9а
4 “ГЭС мәхәлләсе”

70-16-75

ГЭС,  3/26а
5 “Утыз Имәни”

+7 987 295-65-75

Аэродромная урамы, 20
6 “Тәүбә”

70-51-17

ГЭС бистәсе, Үзәк урам, 6
7 “Әбүзәр”

46-36-00

ЗЯБ бистәсе, Крупская урамы, 14а
8 “Билал”

71-73-45

Элеватор Тавы бистәсе, Орджоникидзе урамы, 38
9 “Кәүсәр”

34-64-96

Академик Королев урамы, 35/7
10 “Туфан”

38-79-63

Төзүчеләр бульвары, 14а (4/21а)
11 “Рамазан”

34-64-64

Касимов бульвары, 17 (39/11а)
12 “Җәмигъ

58-50-82

Сөембикә проспекты, 15/15
13 “Сөембикә”

34-05-64

Галиаскәр Камал бульвары, 4а (27/09)
14 “Чишмә”

+7 903 388-73-38

Абдулла Алиш урамы, 8
15 “Чаллы Яр”

92-61-11

Казан проспекты, 179

*Текст оригиналы: https://dumrt.ru/help-info/theology/analytics_4706.html

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *