“Экстремизмга юк” айлыгы актив уза

Татарстан республикасында күп ел рәттән сентябрь аенда “Экстремизмга юк” дигән акция үткәрелә. Шушы айны мәчет-мәдрәсәләрдә, уку йортарында һәм дәүләт оешмаларында экстремизмга каршы профилактик чаралар уздырыла. Чаллы шәһәре мөхтәсибәте дә әлеге айлыкта актив катнаша. 10 сентябрь көнне “Ихлас” мәчете вәкилләре «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге»нең эшче персоналы белән очрашуда катнаштылар. Анда Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара килешүне ныгыту, социаль, этник һәм конфессиональ җирлектә конфликтларны булдырмау, шулай ук халыкның террорчылык һәм экстремистлык идеологиясе барлыкка килүгә карата түземсезлек атмосферасын булдыруга юнәлтелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Әлеге җыелышта “Ихлас” мәчете вәкилләре чарага җыелучыларга үгет-нәсихәт бирделәр, төрле юнәлештәге деструктив төркемнәр эшчәнлегенә җәлеп итүнең типик сәбәпләре турында сөйләделәр, кризис шартларында ярдәм итәргә әзер булган ведомство вәкилләре белән таныштырдылар.

11 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә «Экстремизмга – юк!» дигән темага ачык дәрес булып узды. Аны мәдрәсә укытучысы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов алып барды. Дәрес барышында шәкертләргә экстремизм һәм аның чагылышлары турында сөйләнде. Дини белемсез экстремизм кебек күренешкә каршы тору авыр булган өчен Мөхәммәт хәзрәт дини белем алуның мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Әлеге ачык дәрестә шәкертләр, укытучылар, шулай ук Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Галиуллин Рөстәм Рафик улы да катнашты.

13 сентябрь көнне шәһәребез мәчетләрендә экстремизм һәм терроризм темасына бәйле Җомга вәгазе укылды. Аның барышында мөселман кешесеннән башка халык зыян күрмәскә тиешлеге икәне ассызыклап үтелде. Шул ук көнне “Утыз-имәни” мәчете имамы Инсаф хәзрәт Сәубанов “Экстремизмга-юк!” программасы кысаларында “Шәһәр йогышлы авырулар хастаханәсе” персоналы алдында чыгыш ясады.

Ай азагына чаклы әлеге акция кысаларында чаралар уздыру дәвам ителәчәк. 21 сентябрь көнне мөселман яшьләре өчен велойөгереш, ә 28 сентябрь көнне балалар өчен “Ислам тынычлык һәм мәрхәмәтлек дине” темасына рәсем ясау конкурсы уздыру планлаштырыла.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *