Рамазан аен озату

“Чисталык – диннең яртысы” – диелгән имам Мөслим җыентыгында килгән бер хәдистә. Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаһү галәйһи вә сәлләм):“Мәчетләр төзегез һәм аларны чисталыкта тотыгыз” – дип әйтеп калдырган. Шушы сүзләрне куздә тотып бу елны Рамазан аеның соңгы көнендә, 23 май көнне, шәһәребезнең “Нур-Ихлас” мәчетендә өмә үткәрелде – мәчет эшчеләре һәм мәхәллә картлары бергә җыелышып Аллаһ йортын якынлашып килуче Ураза бәйрәменә әзерләделәр: мәчет эчен, ишек алдын җыештырдылар һәм урамдагы баннерларны алыштырдылар. Билгеле сәбәпләр аркасында бу елны гает намазы мәчетләрдә укылмаса да, “Нур-Ихлас” мәчетендә бәйрәм мөхите булдырылды.

Шул ук көнне “ГЭС мәхәлләсе” мәчете “Болгар” хәйрия фонды һәм “Полевая кухня” компаниясе белән берлектә Чаллы шәһәренең 2-нче шәһәр хастаханәсе һәм ветераннар госпитале табиблары өчен ифтар ашлары тапшырды. Хастаханә җитәкчелеге әлеге бүләкләрне сөенеп кабул итте һәм шушы авыр вакытта ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерде.

Аллаһ Тәгалә кылган изге гамәлләребездән разый булсын!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *