Чишмә мәчетендә ачык дәрес
14 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең “Чишмә” мәчетендә балалар һәм ата-аналар белән ачык дәрес булып узды. Укыту дәверендә кулланылган төрле методлар күрсәтелде. Дәрес күңелле рәвештә үтте. Ахырда балаларга бүләкләр тапшырылды һәм чәй эчелде.