“Намаз уку җиңел ул” проекты башланды

14 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Намаз уку җиңел ул” проекты башланып китте. 240 артык шәкерт иртәнге 9:00 сәгатьтә шәһәребезнең 5 мәчетендә – Нур-Ихлас, Ихлас, Тәүбә, Чаллы Яр, Чишмә, Җәмигь һәм Тәрбия үзәгендә намаз уку буенча беренче дәресләрен алды. Алган белемнәреннән алар барсы да канәгать калды һәм шәһәребез мөхтәсибәтенә, барча остазларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Уку татар һәм рус телләрендә, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырыла. Дәресләрне имамнар һәм тәҗрибәле педагоглар уздыра. Укулар һәр шимбә көн 5 октябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Курслар бушлай, аларны тәмамлаучыларга шәһәдәтнамәләр тапшырылачак.

Моннан тыш бүген Тәүбә һәм Нур-Ихлас мәчетләрендә хатын-кызларга яулык бәйләү мастер-классы үтте.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *