Волонтерлар белән очрашу

19 июнь көнне шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәркүләм Корбан бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан волонтерлар белән очрашты. Чара кичке якта “Базар-Мазар” ресторанында чәй өстәле янында үтте. Мәҗлес Әлфәс хәзрәтнең шәхсән үз исеменнән һәм мөхтәсибәт исеменнән волонтерларга рәхмәт хатлары тапшыруы белән башланды. Соңрак бәйрәм чарасын оештыру вакытында барлыкка килгән проблемаларга анализ ясалды, киләчәктә үткәреләчәк чаралар планлаштырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *