Мөселман яшьләре өчен яңа проект башланып китте

Мөселман кешесе нинди булырга тиеш дигән сорауга һәр кеше үзенчә, төрле җавап бирер. Әмма бер сыйфатта барыбыз да бер фикердә булырбыз – мөселман кешесе үрнәк булырга тиеш. Ә үрнәк дигән сүз үз эченә күп мәгънәне аладыр. Без рухи, дини яктан гына түгел, шулай ук әдәп, әхлак, белем, тырышлык һәм матди байлык ягыннан да барлык кешелек өчен үрнәк булырга тиеш. Әмма ни өчендер бүгенге көндә без киресенчә фәкыйрьлек ягыннан гына горурлана алабыз. Финанс фәкыйрьлеге генә түгел, әдәп, әхлак, туган телгә, җиргә карата мәхәббәт, җаваплылык һәм шулай ук иң мөһиме – рухи фәкыйрьлек тамыр җәйгән безнең халыкта.

Шушы хәлне төзәтү теләге белән, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте ярдәмендә татар мөселман яшьләре өчен үз-үзеңне камиллэштеру буенча “Максат” дип аталган проект башланып китте. Аның беренче очрашуы 27 февраль көнне “Нур-Ихлас” мәчетендә үткәрелде. Аның барышында проектның максаты белән танышу һәм “Мөселман кешесе нинди булырга тиеш?” дигән темага фикер алышу булды. Шулай ук чарага килгән мөселман яшьләре, үз тәҗрибәләреннән чыгып, бүгенге көндә халык арасында булган яман гадәтләр турында әйтеп киттеләр. Мәҗлес чәй өстәле артында тәмамланды. Ә 29 февраль көнне “ГЭС мәхәлләсе” мәчетендә әдәб һәм әхлак буенча беренче дәрес булып узды.

Әлеге проект кысаларында Аллаһның ярдәме белән ел дәвамында атнасына 2 шәр очрашу уздыру күздә тотыла: һәр пәнҗешәмбе үзең өстендә эшләу, тормышыңны кулга алу, финанс белеме һәм эшмәкәрлек буенча, ә җомга көннәрендә әдәп, әхлак һәм гаилә дәресләре, семинарлар булачак.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *