Мөхтәсибәт җыелышы үтте

10 июнь көнне Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә имамнарнын чираттагы җыелышы булып үзды. Аның барышында төп тема булып Корбан бәйрәмен үткәрү темасы алынды. Мәҗлес Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. Беренче булып Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин чыгыш ясады. Ул имамнарны Корбан гаете кагыйдаләре һәм Яр Чаллы өчен билгеләнгән намаз вакытлары белән таныштырды:

– Бу елны бәйрәм чаралары шәһәребез мәчетләрендә 16 июнь көнне иртәнге 5:00 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башланып китәчәк. Гает намазы 5:30 сәгатьтә укылачак.

– Шәһәребездә корбан чалу гает хөтбәсе тәмамланганнан соң 6:00 сәгатьтән башлап рөхсәт ителә. Ә Сидоровка бистәсендә урнашкан үзәкләштерелгән Корбан чалу урыны эшчәнлеген 6:30 сәгатьтә башлыячак һәм 18 июнь көнне кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк. 18 июнь көнне кояш баеганнан соң чалынган сарык корбан дәрәҗәсенә ия булмый.

Аннан соң үзәкләштерелгән Корбан чалу урыны өчен җаваплы “Ихлас” мәчете имамы Сәлман хәзрәт Исмагилов чыгыш ясады. Ул хәзрәтләрне Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты янында урнашкан Корбан чалу урынында башкарылган эшчәнлек һәм бу елны билгеләнгән кагыйдәләр белән таныштырды. Җыелыш азагында корбан чалу, тапау һәм бүлү өчен бәяләр билгеләнде. Имамнар чалу бәясен 250 сум, тапау 800 сум һәм бүлүне 200 сум (тулаем эш 1250 сум) күләмендә билгеләргә дип бертавыштан ризалык белдерделәр.

Җыелыш дога кылып тәмамланды.

Корбан бәйрәме турында тулырак мәгълумат: http://islamtatar.ru/korban-bәjrәme-2024/

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *