Йөгереш ярышлары үтте

2024 елның 18 февралендә шәһәребезнең Тукай яр буе янында мөхтәсибәт җитәкчелегендә “Тәүбә” мәчете йөгереш ярышлары үткәрде. Чара Коръән укып, Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның һәм “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиевның җыелган халыкны сәламләү сүзләре белән ачылды. Катнашучылар инструктаж үтеп һәм җылыну өчен күнегүләр ясаганнан соң, ярышларның төп өлеше – яшь төркеменә карап төрле дистанцияләрдә йөгереш бәйгеләре үтте. Моңа өстәп, мәчет эчендә хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым бисер белән бәйләү, сабын ясау буенча мастер-класслар, ислам белеме буенча викторина һәм уеннар оештырылган иде. Чарада Яр Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән 500гә якын кеше катнашты. Чара өйлә намазыннан соң “Тәүбә” мәчетенең актлар залында беренчелекне яулаган катнашучыларны тәбрикләү һәм тәмле пылау авыз итү белән тәмамланды.

Йөгерештә беренчелекне яулаучылар исемлеге:

Дистанция 500 метр, 6-9 яшьлек балалар/

Малайлар:
1 Гасимов Рәхим
2 Миңнуллин Ибраһим
3 Хисамеев Юнус
Кызлар:
1 Гасимова Сәлимә
2 Харисова Әминә
3 Нурмөхәмматова Мәрьям

Дистанция 800 метр, 10-14 яшьлек балалар/

Малайлар:
1 Салимов Даниял
2 Гасимов Рәхим
3 Гильманов Сөләйман
Кызлар:
1 Гиниятуллина Ясминә
2 Кәримова Сафия
3 Гыйлметдинова Язилә

Дистанция 2 км:
1 Хайбрахманов Усман
2 Ильясов Исмагыйль
3 Юзмухаметов Ильяс

Дистанция 5 км:
1 Вәлиев Илдус һәм Сухановский Сергей
2 Мостафин Габдулла
3 Хәмитов Рөстәм

Мәчетләр арасында эстафета (5 кеше):
1 “Ак мәчет”
2 “Ихлас”
3 “Тәүбә”.

« из 2 »

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *