Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышу

1 сентябрь көнне шәһәребезнең “Җәмигъ” мәчете төзелешен Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев зиярәт итте. Әлеге чара өйлә намазыннан соң шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, ““Җәмигъ” мәчете төзелеше фонды” директоры Уел Галим улы һәм мәчет төзелешендә үз көчләрен керткән шәхесләр катнашуында башкарылды. Минтимер Шәрип улы мәчет төзелеше белән танышканнан соң эшләрнең барышы белән канәгать калды һәм төзүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *