“Рамазан” мәчете эшчәнлегенә еллык нәтиҗә ясады

3 март көнне “Рамазан” мәчетендә чираттагы мәхәллә җыелышы булып үтте. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып мәчет имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Галиуллинның һәм ревизия комиссиясенең узган 2019 елны башкарган эшләренә нәтиҗә ясау булды. Мәҗлескә кунак буларак чакырылган Чаллы мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Илдар хәзрәт Зияров мәчет хезмәткәрләренең эшчәнлеген һәм куелган мәсьәләләрне хәл итүдә булган бердәмлекләрен югары бәяләде. Алга таба да шәһәребездә үрнәк мәчетләрнең берсе булып калуларын теләде. Чара азагында мәчет имам-хатыйбы барлык мәхәллә кешеләре исеменнән “Халыкара хатын-кызлар көне” уңаеннан мәчетнең хатын-кызлар коллективына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *