Көзге муллык ‒ күңелләргә шатлык

Көз – муллык чоры. Бакчачылар да иң күңелле чорларына аяк баса. Бакчаларда уңышлар җыеп алынгач, Аллаһыбызга рәхмәт әйтеп, башкалар белән уртаклашыр чак җитә. 28 октябрь көнне 29 гимназия укучылары да әлеге шатлык белән уртаклаштылар. Алар “Бакчачылар да иң күңелле чорларына аяк басты. Муллык” дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр. Төрле уеннар, ярышлар тамашачы күңеленә хуш килде. Бәйрәм ахырында һәр бала тәмле бүләкләр алды. Әниләр һәм балалар, бәйрәмнән бик канәгать булып, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *