Шамаильләр күргәзмәсе булып узды
28 май көнне Яр Чаллы шәһәренең рәсемнәр галереясендә “Ак мәчет” мәдрәсәсенең талибәсе, рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинованың шамаильләр күргәзмәсе булып узды. Әлеге вакыйга уңаеннан мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев һәм шәһәребез имамнары котлау сүзләрен җиткерделәр.