Азнакайда янә “Әсләм” конкурсы үткәреләчәк

20 апрель көнне Азнакай шәһәре мәдәният йортында Коръәннең соңгы ике һәм соңгы биш җүзләрен яттан уку бәйгесе булачак. Конкурс шартлары буенча, ярышта һәр мөхтәсибәттән икешәр ир кеше катнаша ала. Яшь буенча чикләү юк. Соңгы биш җүзне яттан укып беренче урын алган кеше Хаҗга юллама белән, ә соңгы ике җүзне яттан укып беренчелекне алган җиңүче Гомрәгә юллама белән бүләкләнәчәк.

21 апрель көнне Азнакай шәһәре мәдәният йортында Коръәнне тулысынча яттан белгән ир атлар арасында да бэйге узачак. Беренче урынны алган катнашучыга Хаҗга юллама тапшырылачак.

Конкурсларның тулы шартлары фотосурәтләрдә күрсәтелгән.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *