Аксакаллар Мәүлид мәҗлесендә

30 ноябрьдә  “Туфан” мәчетендә Чаллы мөхтәсибәте  Аксакаллары Шурасы   (рәисе Равил хәзрәт Нуруллин, “Туфан” мәчете имам-хатыйбы) пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көненә багышлап зур мәҗлес үткәрде. Анда шәһәр имамнары да катнашты. Мәҗлестә чыгыш ясап шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлын, күркәм әхлаген халыкка аңлату өчен Мәүлид аен нәтиҗәлерәк файдаланырга чакырды. Ул шулай ук җыелучыларны Болгарда узган Мәүлид кичәсе белән таныштырды.

Аксакаллар сөйләшү барышында алдагы ел өчен эш планы чаралары хакында фикер алыштылар, шәһәр башлыгына эчтәлеге оят-әдәп кагыйдәләренә буйсынмаган рекламаларны шәһәр проспектларына куйдыртмауны, балалар мәйданчыкларының, тротуарларның эт тизәге белән тулуы сәбәпле,  шәһәрдә эт хуҗаларын этләре артыннан җыештыруны мәҗбүрләгән карар кабул итүне    (Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре үрнәгендә, аларда этләрне йөрергә алып чыкканда пакет һәм соскы белән алып чыгалар)  сораган  хат юлларга килешенде.  Шулай ук 17 декабрьдә шәһәр күләмендә уздырылачак Мәүлид кичәсенә әзерлек, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәләл туклануга күчүгә булышлык күрсәтү һ.б. мәсьәләләр  буенча сөйләшү булды.

Өйлә намазыннан соң җыелышта катнашучылар өчен аш мәҗлесе оештырылды.

Аксакаллар Мәүлид мәҗлесендә

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *