Мөгаллимнәр өчен бәйрәм

27 октябрьдә Чаллының “Хәләл Үзәге”ндә гадәти булмаган чара – “Дини белем мәҗлесе” узды. Анда шәһәр имамнары, мәчетләрнең уку-укыту өчен җаваплы хезмәткәрләре, мәчетләрнең аксакаллар шурасы рәисләре, якшәмбе мәктәбе укытучылары катнашты. Мәҗлес бүгенге көн өчен бик мөһим мәсьәлә – татар телен саклап калу, мәчетләрдә татар мохитын көчәйтү турында сөйләшүдән башланды. Бу темага шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин бик тә эчтәлекле вәгазь сөйләде. Шул ук көнне шундый эчтәлекле вәгазьләр шәһәрнең барлык мәчетләрендә дә сөйләнгән иде.

Мөхтәсибәтнең уку-укыту буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхинның да чыгышы күбрәк туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлдерелде. Чыгышлардан соң 2017-18 уку елы якшәмбе мәктәпләренә иң күп укучылар җыйган мәчетләр һәм укытучылар билгеләнде, аларга “Хәләл-Үзәк”нең 5, 3, 2 мең сум күләмендәге сертификатлары һәм мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый хөрмәткә шәһәрнең “Ак мәчет”е, “Нур-Ихлас”, “Ихлас” мәчетләре, ирләр төркемнәре укытучылары  Рамил хәзрәт Мозаффаров (“Ак мәчет”), Илназ хәзрәт Яхин (“Ихлас”), Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев (“Тәүбә”), хатын-кызлар төркемнәре укытучылары Рәвия абыстай Илалова, Камилә абыстай Тулбаева, Роза абыстай Фәрхетдинова (өчесе дә “Ак мәчет”тән), балалар төркемнәре укытучылары Али хәзрәт Баһаветдин (“Әбүзәр”), Гөлназ абыстай Габделхакова (“Ихлас”), Илмир хәзрәт Гаязов (“Тәүбә”) лаек булдылар. Ә иң актив мөгаллимә дип табылган һәм берничә уку әсвабы авторы булган  Рәвия абыстай Зияровага (“Хәләл-Үзәк” җитәкчесе Илдар хәзрәтнең җәмәгате) мөхтәсибәт әзерләгән махсус бүләк тапшырылды. Аттестация узган укытучыларга Диния нәзарәте бүләге – “Ислам дине нигезләре” уку әсвабы, ә мәчетләргә Илдар хәзрәт һәм Рәвия абыстай әзерләгән уку әсваблары таратылды.

Мәҗлес ахырында анда катнашучылар тәмле  пылау, кайнар чәй белән сыйландылар.    Мөгаллимнәр өчен оештырылган ошбу бәйрәм файдалы да, күңелле дә булып үтте.

   Рәсемнәрдә: мәҗлестә күренешләр.

Дини белем мәҗлесе Дини белем мәҗлесе Дини белем мәҗлесе Дини белем мәҗлесе Дини белем мәҗлесе

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *