Агач утырту саваплы эш

26 сентябрьдә Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә өйлә намазыннан соң агач утырту өмәсе үтте. Ул башланганчы имам-хатыйб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин намазда катнашучыларга агач утыртуның савабы турында кыскача гына вәгазь сөйләде  һәм һәр мәчет картына истәлек өчен бер чыршы агачы утыртырга тәкъдим итте. Һәр аксакал аны   үзе исән вакытта  тәрбияләп үстерергә тиеш булды.  Бабайлар бу тәкъдимне  хуплап каршы алдылар.  Шуннан соң   кулларына көрәк һәм үсентеләр алып агач утырту эшенә керештеләр.  Тиз арада мәчет коймасы буенда яшь үсентеләр пәйда булды.

“Нур-Ихлас” мәчете территориясе зур һәм шуңа күрә биредә агач утырту эшләре дәвам итәчәк. Һәр агачка аны утыртучының исеме язылган билге куела.

   Рәсемнәрдә: өмә алдыннан; агач утырту бара.

Агач утырту саваплы эш

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *