Хаҗ сәфәренә озату

18 август кичендә Чаллы мөхтәсибәте аша “Стандарт-тур” белән  хаҗга баручыларны изге сәфәргә озату чарасы үтте.  Алар “Нур-Ихлас” мәчетенә ястү намазына җыелдылар. Аннан  соң олуг хаҗга ниятләүчеләр белән саубуллашу булды. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт хаҗга җыенучыларга җиңел сәфәр, хәерле гыйбадәтләр теләде, үгет-нәсихәтләрен бирде. Аннан соң төркем автобуста Казан аэропортына юл тотты. Алар иртәнге 07 сәгатьтә Җиддә аэропортына очачаклар иде. Төркем  13 кешене, шул исәптән 7 ир һәм 6 хатын-кызны үз эченә алды. Ошбу хакта мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Фәүисә хаҗия Нуретдинова болай ди: “Быел мөфтияттән яшь мөгаллимнәргә хаҗ кылу мөмкинлеге тудырдылар. Безнең мөхтәсибәттән ике яшь имамыбыз ошбу исемлеккә керде – Айдар һәм Камил хәзрәтләр. Камил хәзрәтнең Азнакай  төбәгендә  узган Коръән бәйгесендә җиңеп олуг хаҗга юллама алуга ирешкән бертуган энесе Рамазан да биредә иде. Алар бер самолетта очасы булдылар.

Быел безнең мөхтәсибәт аша 40 кеше хаҗ кыла. Калганнар “Эконом-тур” аша (аның 3 варианты бар). 23 августта соңгы ике кешене озатабыз.

Хаҗиләребез исән-сау әйләнеп кайтсын дип телик. Аннан соң гомрә хаҗларга һәм киләсе олуг хаҗга әзерлек башланачак.”

   Рәсемнәрдә: “Стандарт-тур” төркемен озату күренешләре.

Хаҗ сәфәренә озату Хаҗ сәфәренә озату

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *