“Ак мәчет” мәдрәсәсендә янә Рәсәйкүләм фәнни-гамәли семинар узды

Чаллы шәһәренең “Ак мәчет”мәдрәсәсендә ислам динен пропагандалаудан тыш, халкыбызның милли аңын үстерүгә багышланган чаралар да еш үткәрелә.Узган ел нәсел шәҗәрәләрен төзү-өйрәнүгә багышланган төбәкара конференция катнашучыларда зур кызыксыну уятканлыктан, быел аның статусын күтәреп, Рәсәйкүләм фәнни-гамәли семинар үткәрергә булдылар. “Татар халкының рухи традицияләрендә нәсел тамырлары һәм төбәк тарихы” дип исемләнгән бу чара 7 декабрь көнне мәчет бинасында үтте. Коръән аятьләре, Кама буе төбәге казые, “Ак мәчет”нең имам-хатыйбы, мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиевның кереш сүзе һәм шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның фатихасы белән актлар залында башланып киткән семинарның пленар утырышында Казаннан килгән күренекле галимнәр филология фәннәре докторы, профессор, академик М.Х. Бакиров, филология фәннәре докторы, профессор, халыкара “Тюркологик тикшеренүләр”журналының баш редакторы Ф.С. Хәкимҗанов, тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Г.М. Дәүләтшин халкыбызның тарихы һәм рухи традицияләре турында тирән эчтәлекле докладларын укыды.

Өйлә намазыннан соң, семинар үз эшен өч секциягә бүленеп дәвам итте. Чыгыш ясаучылар арасында Казанннан, республикабыз районнарыннан, Башкортостаннан, Киров өлкәсеннән килгән мәдрәсә мөгаллимнәре, имам-хатыйплар, Чаллы дәүләт педагогика университеты укытучылары һәм студентлары, “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре бар иде. Барлык чыгышлар да зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңланды. Тәнәфес вакытларында кунаклар мәдрәсәдә оештырылган”Татар ислам мәгарифе” музее белән дә таныштылар.

Йомгаклау утырышында Рөстәм хәзрәт, педуниверситет доценты Р.И. Хаҗиев һәм секция җитәкчеләре семинарда укып-тикшерелгән докладларга анализ ясады. Кунаклар һәм катнашучылар, семинарның бик югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп, “Ак мәчет” җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде, бу чара традициягә әйләнеп, ел саен үткәрелсен иде дигән теләкләрен белдерде, семинар материалларын аерым китапка туплап чыгару хәбәрен шатланып кабул итте.

Рәиф Закиров, филология фәннәре кандидаты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *