Якшәмбе мәктәбе укучылары арасында азан бәйгесе үтте

Чаллы шәһәренең “Нур-Ихлас” мәчетендә  якшәмбе дәресләренә йөрүче балалар арасында 19 февральдә азан әйтү бәйгесе узды.  Беренче урынны 8 яшьлек Самат Галимуллин яулады. Аңа Коръән бүләк ителде. Икенче һәм өченче урыннарга бертуганнар – 9 яшьлек Данил  һәм 6 яшьлек Данис Киселевлар  лаек булдылар. Аларга намазлык һәм дини эчтәлектә бизәлгән кружка тапшырылды. Калган катнашучыларга исле майлар, ручкалар, китапчыклар таратылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.