Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты белән очрашу

15 февральдә Чаллы мөхтәсибәтендә Рәсәй Федерациясенең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Равил улы Шәһимәрданов һәм аның ярдәмчеләре белән очрашу булды. Айдар Равил улы очрашу вакытында ассоциациянең бурычлары, эш максаты, мөкинлекләре белән таныштырды. Чәй өстәле артында сөйләшүне имам-мөхтәсиб урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов алып барды. Ул мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән эшләргә әзер икәнлекләрен, шәһәрдә аның бүлекчәсен оештыруда кирәк булган барлык ярдәмне күрсәтчәкләрен белдерде.
Кичен Айдар Равил улы “Татарстан” отелендә шәһәрнең мөселман эшмәкәрләре белән очрашты.

Рәсемдә: чәй өстәле артында фикер алышу.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *