Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә музей ачылды.

17 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “ТАТАР ИСЛАМ ДИНИ МӘГАРИФЕ ТАРИХЫ” дип аталган ФӘННИ-ГАМӘЛИ СЕМИНАР узды.

Шулай ук әлеге уңайдан “Ак мәчеттә” ТАТАР ИСЛАМ ДИНИ МӘГАРИФЕ ТАРИХЫ музейын ачу тантанасы да үткәрелде.

Әлеге чарада күренекле дин һәм фән галимнәре, күренекле шәһесләр чыгышлар ясады:

Шәйхевәлиев Рөстәм Шәйхеразый улы – имам-хатыйб, “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры, Кама буе төбәге казые, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте президиумы әгъзасы

Карибуллин Айдар Әхбәр улы – Татарстан Республикасы мөселманныры Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе

Харисов Винер Хәмит улы – Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин – Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте президиумы әгъзасы

Галиуллин Рөстәм Рафик улы – Яр Чаллы шәһәренең җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе

Каюмов Айдар Тәлгать улы – тарих фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты профессоры

Сибгәтуллин Эмер Сөләйман улы – физика-математика фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты профессоры

Марданшин Марат Мусагыйт улы – Ютазы районы “Фәнис” мәдрәсәсе директоры

Фәнни чыгыш:

Миннәхмәтов Рафикъ Радик улы –“Ак мәчет” мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: “Татар ислам мәгарифе тарихы” темасына доклад

Чараның икенче өлешендә галимнәр арасында түгәрәк өстәл оештырылды.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *