“Халяль Стартап”-ка нәтиҗә ясау.

Сентябрь аенда Чаллы мөхтәсибәте һәм шәһәрнең “Хәләл-Үзәге” “Хәләл-Стартап” бәйгесе игълан иткәннәр иде. (Стартап сүзе инглизчәдән яңа кыю идеяне тормышка ашыру, яңа кызыклы продукция тәкъдим итүне аңлата).

Исеменә бәйле рәвештә, аның максаты шәһәр мөселманнарын хәләл эшмәкәрлеккә тарту, аларны инвесторларда кызыксыну тудыра алырлык яңа проектлар иҗат итүгә этәрү иде. Беренче адымнар ук бу башлангычның бик вакытлы һәм урынлы булуын күрсәтте. Үткән чорда комиссия каравына 30 дан артык проект кабул ителде. Алар беренче этапта шәригать белгечләре, икенче этапта финанс-кредит учреждениеләре белгечләре тарафыннан тикшерелде. Бәйгенең йомгаклау өлешенә 16 проект сайлап алынды. Һәм менә 15 декабрьдә аларның авторлары кабат “Хәләл-Үзәк”кә җыелдылар. Биредә проектларны яклау булды. Һәр проект авторына үз юнәлешен аңлату өчен 5 минут вакыт бирелде. Кемгәдер ул җитмәде, икенчеләр 4 минутка да сыештылар. Һәм менә жюри ярты сәгатьлек киңәшмәдән соң иң уңышлы проектларны игълан итте. Беренче грантка (100 мең сум) “Аш пешерүченең ашы: хәләл ризыкларны һәм ярымфабрикатларны өйгә китерү” проекты авторлары Динар Зәйдуллин һәм Рамазан Сәйтов лаек булдылар. Икенче грант (75 мең сум) “XXI гасырның яшь инженеры-технологы” проектын тәкъдим итүче Илнур Фәрхетдинов һәм Рамил Мозаффаровка тапшырылды. Өченче грантка (50 мең) “Кәмаль” психофизиология үзәге” проекты авторы Гүзәл Әхмәтова ия булды.

Шулай ук жюридән тыш проектларга тыңлаучылар да үз бәяләрен бирделәр, ягъни тамашачыларга ошаган проектлар авторлары да билгеләнде. Моның өчен алар арасында яшерен тавыш бирү үткәрелде. Күңелгә иң ятышлы проект хуҗасы номинациясендә (фикереңне кыска, аңлаешлы формада җиткерү, үз-үзеңне тотыш) беренче призны (15 мең сум) хәләл сабын чыгару, спорт-сәламәтләндерү үзәге проектлары авторлары Наил Шәймөхәммәтов, Нәзирә Әхмәдуллина яуладылар. Бу номинациянең икенче, өченче призларына (10, 5 мең сум) Илнар Фәрхетдинов, Рамил Мозафаров, Айгөл Сотанова, Илнур Гәрәев лаек дип табылды. Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Призлы урыннарны алмаучыларга “Хәләл-Үзәк” җитәкчесе Илдар Җәмил улы дини әдәбият алу өчен 5 мең сумлык сертификатлар тапшырды.

Әлбәттә, алда әйтелгәнчә, эш призларда түгел. Эш мөселман яшьләре арасында эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү, аларда заманча җитештерү, хезмәт күрсәтү технологияләре белән кызыксыну уяту. Һәм бу эш Чаллы мөхтәсибәтендә киләчәктә тагында активрак дәвам итәр дип ышанасы килә.

Рәсемнәрдә: Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Динар Зәйдуллинга һәм Рамазан Сейтовка беренче грантны тапшыра; Илдар Җәмил улы чыгыш ясый; йомгаклау бәйгесендә катнашучылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *