“Зиннәт” гаилә үзәгендә тәҗрибә уртаклаштылар

20 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә мөселманча тәрбия бирү эшчәнлеге алып баручы “Зиннәт” гаилә үзәген тәҗрибә уртаклашу нияте белән Буа мөхтәсибәте вәкилләре зиярәт итте. Очрашу дәвамында “Зиннәт” узәге директоры Ләйсән Әхмәтшина Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновны һәм аның белән килгән кунакларны гаилә үзәге эшчәнлеге һәм тәрбия бирүдә барлаган тәҗрибәләре белән таныштырды. Үз чиратында Илмир хәзрәт Буада төзелеп килүче балалар үзәгенә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Очрашу тәмамлангач, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Буа мөхтәсибәте вәкилләрен төзелеп килүче “Җәмигъ” мәчете белән таныштырды һәм “Нур-Ихлас” мәчетендә кунак итте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *