“Ак мәчет” мәдрәсәсендә диплом тапшыру

23 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлаучыларга тантаналы рәвештә диплом тапшыру мәҗлесе булды. Диплом алучыларны “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, ТР Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, Аксубай районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның көньяк өлеше казые Равил хәзрәт Зөфәров һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин котлады.

Шунысы игътибарга лаек, мәдрәсәне тәмамлап чыгучылар арасында өлкән яшьтәге кешеләр, шулай ук дөньяви уку йортларында белем алучы һәм төрле предприятиеләрдә эшләүче яшьләр дә бар. Алар арасында табиблар, укытучылар, инженерлар һәм башка бик күп төрле һөнәр вәкилләре бар. Мәҗлес вакытында шәкертләр «Ак мәчет» мәдрәсәсе укытучыларына белем алырга ярдәм итүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Азакта, гадәт буенча, чәй өстәле оештырылды.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *