“Чишмә” мәчетендә Коръән конкурсы үткәрелде
26 май көнне “Чишмә” мәчетендә 5-7 яшьлек балалар өчен Коръән конкурсы үткәрелде. Бәйге балаларның Аллаһ китабына мәхәббәтен арттыру максаты белән булдырылды. Конкурс 3 биремнән торды:
- Коръән уку
- Азан әйтү
- логик һәм физик күнегүләр.
Бәйгедә шулай ук ата-аналарга да Коръән китабы буенча сораулар бирелде.